Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 июль 2019, 12:53

Бурычлысың икән, машинаң белән хушлаш!

Суд приставлары торак хуҗалык идарәсе вәкилләре белән берлектә шактый бурычлары җыелганнарның автомобильләрен тартып алган.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча бурычларың бармы? Булса, тимер атың белән хушлашмагаең. Суд приставлары бурычлары булган гражданнарның автомобильләрен конфискацияли башлаган. Беренче рейд Уфаның Совет районында үткән.
Суд приставлары торак хуҗалык идарәсе вәкилләре белән берлектә шактый бурычлары җыелганнарның автомобильләрен тартып алган.
Машиналарның гомум бәясе - 854 мең сум. Аларны аукционда сатып, коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларны каплатачаклар.
Торак хуҗалык идарәсе вәкилләре сүзләренчә, машиналарны эвакуацияләү рейдларын даими ясарга җыеналар.
Читайте нас в