Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 июль 2019, 16:40

Иң пычрак төбәк кайсысы?

Русиянең иң чиста һәм иң пычрак төбәкләрен атаганнар.

Русиянең иң чиста һәм иң пычрак төбәкләрен атаганнар.
“Русиядә чүп реформасы һаман аксый. Реформа кысаларында куелган бурычлар үтәлми, – дигән “Яшел патруль” идарәсе рәисе, РФ Росприроднадзор каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы, экология һәм урманны саклау проблемалары буенча гомумрусия халык фронтының мониторинг үзәге эксперты Андрей Нагибин. – Төбәкләрдә чүп-чарны эшкәртү буенча технопарклар булдыру урынына иске полигоннарны чүп белән тутыруны дәвам итәләр. Аларны законлаштыру өчен төбәк операторлары сортировка станцияләренең муляжларын гына эшләп куя һәм алар исә чүп-чарның 10 процентын да эшкәртә алмый”.
Бу өлкәдә Свердловск, Чиләбе, Иркутск, Тула, Нижегород, Оренбург өлкәләре, Красноярск һәм Байкал арты крайлары, Якутия “танылган”.
Русиялеләр һаваның пычрануына зарлана. Аеруча Приморье, Иркутск, Самара, Кемерово өлкәләре, Уралның байтак кына шәһәрләреннән шикаятьләр килә.
Ә Русиянең иң чиста төбәкләре исеменә Тамбов, Белгород, Курск, Магадан өлкәләре, Алтай крае, Мәскәү шәһәре лаек булган.
Читайте нас: