Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июль 2019, 15:49

Юлларга балалар макеты куялар

Уфада ике мәктәп янында җәяүлеләр урамны кисеп чыккан урыннарда балалар макетлары куярга җыеналар.

1 сентябрьгә Уфада ике мәктәп янында җәяүлеләр урамны кисеп чыккан урыннарда балалар макетлары куярга җыеналар. Яктылыкны кире кайтаручы элементлары аларны тәүлекнең караңгы вакытында да күрү мөмкинлеген бирәчәк һәм водительләрнең игътибарын ерактан ук җәлеп итәчәк.
Макетлар башкаланың Әхмәтов урамында урнашкан 4нче һәм 46нчы санлы мәктәпләр янында пәйда булыр дип көтелә. “Бердәм Русия” партиясе әгзасы Рөстәм Сәхәбетдинов тәкъдим иткән проектны республика автоинспекциясе дә хуплаган.
Балалар макетларын яңа уку елы башлану алдыннан урнаштырырга җыеналар, кыш һәм язын аларны мизгелгә карап “киендерү” күз уңында тотыла. Әйткәндәй, идея авторы тәүге 4 объектның спонсоры да булып тора.
Әйткәндәй, мондый алым башка төбәкләрдә инде күптән кулланыла. Мәсәлән, Ырынбур өлкәсендә трассада барганда җәяүлеләр кисеп үтәсе урында юл читендә шундый макетлар урнаштырылган: чәчәк гөлләмәсе күтәреп, җитәкләшеп басып торган ике бала сынын күргәч, йөрәк жу итеп китә, ә аяклар шунда ук тормозга баса. Бик үзенчәлекле, тәэсирле алым.
Читайте нас: