Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 июль 2019, 15:56

Бал кортлары нигә күпләп үлә?

Башкортстанда бал кортлары күпләп үлә. Моның сәбәпләренең берсе -рапсны химик эшкәртүне дөрес үткәрмәү. Әлеге процедураны чәчәк атканда үткәргәннәр, ә кайбер үсемлекләр өчен бу тыела.

Башкортстанда бал кортлары күпләп үлә. Моның сәбәпләренең берсе -рапсны химик эшкәртүне дөрес үткәрмәү. Әлеге процедураны чәчәк атканда үткәргәннәр, ә кайбер үсемлекләр өчен бу тыела.
Республикада Гомумрусия төбәк фронты активистлары табигатьне саклау прокуратурасын һәм Россельхознадзорны бу эшне тикшерергә һәм бөҗәкләрнең күпләп үлү сәбәпләрен ачыкларга чакыра.
- Зыян китерүче конкрет химикатларның барлыгын ачыклау өчен үлгән бал кортлары берничә лабораториягә җибәрелде. Без бөтен очракта да бер препарат кулланылган дип уйлыйбыз. Аграрийлар һәм умартачыларның килешеп эшләмәве аркасында бу дәрәҗәдәге инцидент беренчегә килеп туды. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы министрлыгына киләчәктә мондый хәлләр килеп тумасын өчен хәбәрләшеп эшләү системасын булдыру кирәк, - ди Башкортстанда ОНФның “Экология” тематик мәйданы модераторы Мурат Шафиков.
Ул шулай ук ОНФ активистларының Стәрлетамак районында химикатлардан бушаган канистрларны рөхсәтсез туплау урынын ачыклавын да әйткән.
Бал кортларының күпләп үлүе Башкорстанның берничә районында теркәлгән. Алар рәтендә Илеш, Кырмыскалы, Миякә һәм Федоровка районнары бар.
Читайте нас: