Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 июль 2019, 23:43

Марат Хәйруллин: "Тапмасыннар өчен Казанда 5 фатир алмаштырдык"

Банктан 25 миллионга якын акча урлаган кассирның ире Марат Хәйруллинны бүген Уфа аэропортында кулга алганнар.

Банктан 25 миллионга якын акча урлаган кассирның ире Марат Хәйруллинны бүген Уфа аэропортында кулга алганнар. Чөнки сорау алу өчен чакырылган вакытта полиция бүлегенә килеп, тикшерүче белән очрашмаган. Бу вакытта ул Мәскәүдә "Пусть говорят" тапшыруында катнашып йөргән.

"Пусть говорят та ул 2 ел дәвамында хатынына янап, банктан акча урлап алып кайтартуын ачыктан-ачык сөйләгән. Каршы килә башласа - полициягә хәбәр итәм дип куркыткан. Үзе исә бу акчаларны интернет аша спорт уеннарына "ставкалар" куеп бетерә барган.

Качуның беренче көннәре

- Үзебезнең "Рено Дастер" машинасына утырып чыгып киттек. Беренче вакытны без кая барырга белмичә елга буена барып урнаштык. Берничә көннән табигать кочагында палаткада яшәү авырлаша башлады: азык-төлек тә бетте, балалар да бөҗәкләрдән тешнәлүгә зарлана башлады. Һәм анда безне тиз тотарлар дип уйладык та, машинаны гаражда калдырып, юлга чыктык, - дигән ул.

"Казанны сайладык"

- Казан шәһәренә барган вакытта шик тудырмас өчен икешәр кешегә бүлендек. Анда "Ривьера" аквапаркына янында фатир "снимать" итеп яши башладык. Туристлар күп була торган җирдә безне исәпкә алучы булмас дип уйладык. Ике-өч көн яши идек тә, башкасына күчә идек. Шулай итеп, без биш фатир алмаштырдык, - дип сөйләгән Марат федераль каналга баргач.

Хәйруллиннар тотылганчы Русия халкының күбесе аларның акча урлап качуларын хуплады. Социаль челтәрләрдә "Тотылмасалар ярар иде", "Дөрес эшләгәнсең, афәрин, Луиза!" кебек комментарийлар миллионлаган булгандыр.

Ә менә алар тотылгач, халык ике "лагерь”га бүленде. Беренче төркем кассирны яклап, "Луиза Хәйруллина фонды”н булдырганнар. Луизага бурычын капларга ярдәм итү өчен акча җыярга кирәк дигән фикерләр дә күп.

Икенче төркем исә, "Карак үз гамәлләре өчен җавап бирергә һәм тиешле җәзасын күрергә тиеш" дигән фикерне күтәрә, "Луиза Хәйретдиновага каршы фонд" ачачакбыз дип белдерәләр.
Читайте нас: