+1 °С
Болытлы
VK
Одноклассники
Гәзиткә язылу
Telegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 июль 2019, 13:52
Камералар дөрес куелганмы?
Камераларны яшереп куеп, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны күпләп тоту гына хәвефсезлекне арттырмый.
Юлларда кагыйдә бозучыларны төшерүче камераларның күп очракта дөрес урнаштырылмавы хакында язган идек.
26 нчы июнь көнне ил җитәкчесе Владимир Путин Кремльдә узган Дәүләт Советы утырышында бу мәсьәләгә аерым тукталып: "Камераларны яшереп куеп, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны күпләп тоту гына хәвефсезлекне арттырмый. Алар акча җыяр өчен түгел, киресенчә, водительләрне тәртипкә өйрәтергә, аларның гомерләрен саклап калу өчен урнаштырылырга тиеш", - диде.
Гомумрусия халык фронтының "Юл инспекциясе" проекты координаторы, Дәүләт Думасы депутаты Александр Васильев дөрес урнаштырылмаган камераларга тап булучыларны бу турыда хәбәр итәргә чакыра. Гомумрусия халык фронты вәкилләре аларны туплап прокуратурага тапшырачак.
"Камералар күбрәк акча җыеп була торган җирдә түгел, бары һәрбер төбәкнең ЮХХДИ идарәсе начальнигы раслаган урыннарда гына урнаштырылырга тиеш", - диде депутат.
Башкортстанның Гомумрусия халык фронты вәкилләре дә мондый җитешсезлекләр ачыкланганда
[email protected]
электрон почтасына хәбәр җибәрүне сорый.
Актив булыйк, үзебезнең хокукларны, беренче чиратта, үзебез якларга тиешбез.
Читайте нас:
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде