Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 июль 2019, 18:09

Хәбиров эштән җибәрүне таләп итте

Радий Хәбиров Уфаның Октябрь районы башлыгын эштән җибәрүне таләп итте һәм аның урынына башка кеше табарга боерды.

Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Радий Хәбиров Уфаның Октябрь районы башлыгын эштән җибәрүне таләп итте һәм аның урынына башка кеше табарга боерды. “Мин сезгә бер тапкыр әйттем, ике тапкыр әйттем, бу сезнең эш, әмма ләкин мин Роберт Зәбирович белән башкача эшләмәячәкмен. Хөкүмәт учреждениеләрендә аңа эшләр эш юк”.
Радий Хәбиров моннан алда Сипайлово бистәсен караган һәм андагы юллар торышыннан канәгатьсез калган. “Мин бер тапкыр кисәттем, икенче тапкыр Сипайловога бардым. Сез үзегез Сипайловода йөрисезме ул? Бөтен җирдә төзелеш чүп-чары аунап ята, билдән чүп үләне баскан”.
Республика башлыгы Уфа мэрына бәләкәй шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәнергә киңәш итте: "Мин, Өлфәт Мансурович, сезнең урында булсам, үзегезнең хыял командасын җыеп автобусларга төяр идем дә Учалы, Ишембайга алып барыр идем һәм анда ничек тәртип урнаштыруларын карар идем. Ишембай үзенең юк кына акчалары белән, мин карап уздым, барысы да киселгән, бордюрлар буялган. Учалыда, минемчә, инде чүп табармын димә”.
Читайте нас: