Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 июль 2019, 14:57

Сөт сайлавы җиңел булачак

Бүгеннән башлап кибетләрдә сөт – бер киштәгә, ә аны алыштыручы продукция икенче киштәгә куелачак.

Бүгеннән башлап кибетләрдә сөт – бер киштәгә, ә аны алыштыручы продукция икенче киштәгә куелачак. Ә продукциянең тышлыгында сөт мае алмаштыргыч бармы-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат булырга тиеш.
Бу сатып алучыларга сөт сайлаганда ялгышмаска мөмкинлек бирәчәк ди “Башкортстан продукты” проекты җитәкчесе Светлана Дивнич. Аның әйтүенчә, “Башкортстан продукты” билгесе астында азык-төлек җитештерүчеләр арасында “сөтнекеләр” лаеклы урын алып тора. “Бүген 39 предприятие, крестьян-фермер хуҗалыгы, шәхси эшкуарлар сыйфат һәм хәвефсезлек өлкәсендәге законнарга туры килгән сөт продукциясе җитештерә”, – ди ул.
Әйткәндәй, республика җитештерүчеләренең продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгаруга булышлык итүче “Башкортстан продукты” проектында җирле 416 предприятие катнаша. 12 меңнән артык продукция “Башкортстан продукты” маркасы астында чыга.
Читайте нас: