Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июнь 2019, 12:51

Төп бурычыбыз – ата-бабаларыбызның иң яхшы сыйфатларын саклау

V Бөтендөнья башкортлар корылтае эшчәнлегенең беренче көненә йомгак ясауда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты.

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында V Бөтендөнья башкортлары корылтае эшчәнлегенең беренче көненә йомгак ясауда Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.
Форум делегатлары секция мәйданнарында башкорт этносы үсеше мәсьәләләренә кагылышлы сөйләшүләр нәтиҗәсендә туган тәкьдимнәрне әйтте. Секцияләрдәге сөйләшүләрдә мәгариф һәм кадрлар, башкорт теле, тарихы, демография һәм сәламәтлек саклау, медиа һәм массакүләм мәгьлүмат чаралары, мәдәният һәм сәнгать, бизнес һәм кооперация, шулай ук башка төбәкләрдә яшәүче башкортларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре күтәрелде.
Радий Хәбиров форумда катнашучыларның идеяләрен хуплап, болай диде: “Безнең төп бурычыбыз – ата-бабаларыбыздан калган иң яхшы сыйфатларны, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калган, шул ук вакытта XXI гасырга омтылган халык булу”.
Читайте нас: