Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июнь 2019, 19:11

Башкортстан күп милләтләр дуслыгы белән көчле

Башкортстан элеккечә күпмилләтле гаилә булып кала, диде бүген V Бөтендөнья башкортлары корылтаенда Милләтләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.

Башкортстан элеккечә күпмилләтле гаилә булып кала, диде бүген V Бөтендөнья башкортлары корылтаенда Милләтләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.
Үз чыгышында ул уртак Ватаныбыз язмышы хәл ителгән көннәрдә Башкортстан халкының аны яклап яуга күтәрелүен белдерде.
«Башкорт атлылары полклары Минин һәм Пожарский ополчениеләре составында Мәскәүне Польша интервентларыннан саклап 1612 елда рус армиясе сафларында көрәшкәннәр, — дип белдерде Баринов. — 1812 ел Ватан сугышында да алар тирән эз калдырган. Ул вакытта 28 башкорт полкы катнашкан, аларның тугызы Парижга ук кергән. Бөек Ватан сугышы кырларында сугышкан яугирләрнең өч йөзе Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Ә Муса Гәрәев - ике тапкыр Советлар Союзы Герое, утыз биш кеше Дан орденының тулы кавалеры. Бөек Ватан сугышы елларында бирегә 100 сәнәгать предприятиесе, дистәләгән госпитальләр, дәүләт органнары, ике йөздән артык качак эвакуацияләнгән. Республика аларны туганнарыдай кабул иткән. Башкортстан кешеләрен, төрле милләт вәкилләрен бер максат берләштергән – дошманны җиңү!
Игорь Баринов белдерүенчә, төрле милләт халыкларының бер-берен аңлап, дусларча, туганнарча яшәве Башкортстанга төп нефть чыгару һәм эшкәртү төбәге һәм Русиянең ныклы терәге булып үсеп җитәргә ярдәм иткән.
Федераль агентлык җитәкчесе корылтай алдында иң мөһим мәсьәләләр - Русиянең төп милли сәясәт юнәлешләре: бүгенге шартларда милли үзенчәлекләрне, телне, этно-мәдәни күптөрлелекне саклап калу, сәламәтлек саклау һәм мәгариф, кадрлар әзерләү, башка төрле профильле проектларны үстерү бурычлары торуын билгеләде.
Чыгышын тәмамлап, Игорь Баринов беренче көннәрдән үк дәүләт милли сәясәтенә зур игътбар бүлгәне өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде. «Ышанам, без арытаба да конструктив рәвештә, ә иң мөһиме – бөтен илебезнең, төбәкнең үсеше хакына уртак эшебезне кешеләргә, республика халкына файдалы итеп оештырырбыз», – диде ул.
Читайте нас: