Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 июнь 2019, 11:29

Түбән хакка яхшы юл төзеп буламы?

Төбәкләрдә беренче категорияле юллар 50 процентка да җитми.

26 июнь көнне ил җитәкчесе Владимир Путин Кремльдә Дәүләт советы утырышы үткәрде. Әлеге җыен илдә юллар челтәрен үстерү һәм юлларда хәвефсезлек мәсьәләләренә багышланган иде.
"Соңгы 4 елда 2423 километр югары һәм беренче категорияле юл төзелде. Федераль трассаларның 83 проценты дәүләт нормативларына җавап бирә. 2010 нчы елда ул нибары 38,6 процент тәшкил итә иде. Әмма төбәкләрдә беренче категорияле юллар 50 процентка да җитми. Шуңа күрә дә һәр төбәк, үз программасын булдырып, 2024 нче елга кадәр эш планын расларга тиеш", - дип белдерде президент.
Юл төзү яки төзекләндерүчене сайлап алу конкурсларында бик түбән хак куела. Түбән хакка яхшы юл төзеп булмый. Заманча технологияләр һәм яңа төр материаллар алуга административ каршылыклар куела. Юллардагы хәвефсезлек мәсьәләсен дә игътибар үзәгенә алырга кирәк. Камераларны яшереп куеп, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны күпләп тоту гына хәвефсезлекне арттырмый. Алар акча җыяр өчен түгел, киресенчә, водительләрне тәртипкә өйрәтергә, аларның гомерләрен саклап калу өчен урнаштырылырга тиеш. Пассажирлар транспортында “сул” хезмәтләндерүчеләрдән арынып, хәвефсезлеккә басым ясарга кирәк, дип чыгыш ясады Владимир Путин
Читайте нас: