Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 июнь 2019, 18:02

Кунак каршылыйбыз

Бүген Башкортстанга V Бөтендөнья башкортлары корылтае делегатлары һәм кунаклары җыела башлады.

Бөтендөнья башкортлар корылтае – ул башкорт халкының бар дөньяда яшәгән вәкилләренең бергә җыелып, башкорт халкы үсешенең иң мөһим мәсьәләләре һәм төп юнәлешләре турында фикер алышуы. Чарада 600дән артык делегат һәм кунак катнаша, шул исәптән АКШ, Швейцария, Голландия, Монако, Израильдән – барлыгы 30га якын илдән киләчәкләр.
V Бөтендөнья башкортлар корылтаенда каралган мөһим мәсьәләләрнең берсе – Башкорт халкының үсеш стратегиясенең концепциясен раслау. Моннан тыш, халык тормышының хәзерге чордагы төп юнәлешләренә бәя биреләчәк һәм анык проектларны һәм программаларны тормышка ашыру буенча мөрәҗәгатьләр эшләнәчәк.
Җыенның пленар утырышы “Торату” конгресс-холлында үтәчәк. Анда сигез секциядә белем бирү һәм кадрлар; башкорт теле; тарих һәм миллилек; демография һәм сәламәтлек саклау; медицина һәм киң мәгълүмат чаралары; мәдәният һәм сәнгать; бизнес һәм кооперация юнәлешләре буенча фикер алышулар булачак. Секцияләрнең эше онлайн-трансляцияләнә. Теләгән һәркем, аларны карап, үз тәкъдимнәрен кертә ала.
Җыенның соңгы көне Ишембай районында Торатау итәгендә республика фольклор бәйрәме белән дәвам итәчәк.
Читайте нас: