Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2019, 11:09

"Туры элемтә"дән соң урынбасарлар оча башлады

Мурманск өлкәсе табибларының берсе үзенең барлыгы 20 мең сум хезмәт хакы алып эшләве турында "туры элемтә" вакытында ил президенты Владимир Путинга җиткергән иде.

Мурманск өлкәсе губернаторы вазифасын башкаручы Андрей Чибис хөкүмәт утырышында үзенең урынбасары Инна Погребнякны эшеннән җибәрүе турында белдерде. Инна Погребняк төбәктә медицина мәсьәләләрен хәл итү буенча җавап биргән. Андрей Чибис белдерүенчә, тикшерүләр төбәктәге мәсьәләләрне чишү, шул исәптә табибларга хезмәт хакы түләү буенча да аны ялгыш фикерләргә китерүләрне күрсәткән.
“Кешеләрдән шикаятьләр икеләтә артты, ә миңа бар да яхшы дип җиткереп тордылар”, – дигән Чибис.
Аның әйтүенчә, йөрәк өянәгеннән вафат булулар, кайбер дәваханәләрнең торышы төбәктәге сәламәтлек саклау өлкәсендә киң таралган проблемалардан санала. “Табиблар белән күзгә-күз карап сөйләшкәндә без 90нчы елларда бик начар булды дип уйлый идек. Әмма бу алай түгел. Шунысы куркыныч”, – дигән губернатор вазифасын башкаручы.
Искә төшерик: Мурманск өлкәсе табибларының берсе үзенең барлыгы 20 мең сум хезмәт хакы алып эшләве турында узган атнаның пәнҗешәмбесендә туры элемтә вакытында ил президенты Владимир Путинга җиткергән иде. Шуннан соң Чибис хезмәт хаклары буенча шикаятьләрне өстәмә рәвештә тикшерергә боерган. Ул, хезмәт хаклары һәм лаеклы яшәү дәрәҗәсе буенча проблемаларны табиблар гына түгел, укытучылар да һәм социаль өлкәнең башка хезмәткәрләре дә үзләрендә тоя, диде.
Читайте нас: