Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2019, 15:11

Поездларны Казахстанга ник кертмиләр?

Казахстанга юл алган унөч поезд юлга чыкмый тора. Уфа–Ташкент һәм Алма-Ата–Саратов поезды да тоткарлана.

Казахстанда корал склады шартлау сәбәпле, Уфадан баручы поезд тоткарлана.
Казахстанның Арысь дигән кечкенә шәһәрчегендә урнашкан корал складында зур янгын чыккан. Снаряд ярчыклары, 15 чакрымга кадәр очып, өй түбәләрен тишкән, кешеләрне яралаган. Иллегә якын кеше зыян күргән.
Снаряд шәһәрдән чыгып барган машинага да барып тигән. Бер кеше үлгән.
Бу вакыйга җайга салынмый торып, Казахстанга юл алган унөч поезд юлга чыкмый тора. Уфа–Ташкент һәм Алма-Ата–Саратов поезды да тоткарлана.
Читайте нас: