Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июнь 2019, 12:09

Хәвефсезлек көннәре

Чүп төялгән трактор кабинасыннан төшүче водительнең дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Безне күрү белән абзыйның кәефе кырылуын ерактан ук чамалаган идем шул.

Чүп төялгән трактор кабинасыннан төшүче водительнең дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Безне күрү белән абзыйның кәефе кырылуын ерактан ук чамалаган идем шул. Сәбәбе бар икән. Тракторга һәм арбага техник тикшерү үтү турындагы таныклыгы юк. Димәк, Дәүләт техник күзәтүе (“Гостехнадзор”) инспекциясе хезмәткәрләренең протокол төзүе көн кебек ачык. Бу инде иң яхшы дигәндә – кисәтү, я инде штраф. Инспектор Реналь Гаскәров протокол кәгазен тутырган арада Гостехнадзорның Уфа буенча инспекциясе җитәкчесе урынбасары Иршат Магазовтан бу очракта нинди җәза булачак дип кызыксынам. “Әлеге очракта водительгә кисәтүдән алып 300 сумга кадәр штраф карала. Ә җаваплы, вазифалы шәхесләр өчен штраф суммасы күбрәк. Чөнки техниканы эшкә чыгарырга нәкъ алар рөхсәт биргән”.
Уфаның торак-коммуналь хуҗалык идарәлегенә караган трактор водителе белән хушлашып, ары киттек. Шунысы күзгә ташланды: чүп төялгән техника чиста, буялган, караулы иде. “Соңгы елларда башкалада махсус техникаларның тышкы торышына игътибар артты. Исәпкә алсагыз, аларның күбесе төзек, тәртиптә тотыла”, – ди Иршат Нәҗип улы.
Гостехнадзорның Уфа буенча инспекциясе хезмәткәрләре белән безнең рейд шулай башланды. Инспектор Виктор Гильзер ком чыгаручы экскаваторны һәм аның водителенең документларын тикшергәннән соң, Уфаның Тимәш авылы юлына чыга торган җирдә яңа юл салучылар янына юнәлдек. Биредә күбесенең техникасы да, документлары да тәртиптә иде. Административ хокук бозу булмаса, контроль картасы бирелә. Бу инде – тикшерү үтүгә дәлил. Бу көнге рейдка 15 үзйөрешле машина тикшерелде.
Дәүләт техник күзәтүе хезмәткәрләренең әлеге рейды “Хәвефсезлек көннәре” декаднигы кысаларында оештырылды. Мондый чаралар Башкортстанда ел саен җәйге чорда үткәрелеп килә. Бу юлларда үзйөрешле һәм тагылмалы машиналар күбәю белән бәйле. Мал азыгы хәзерләү вакытында аларның саны юлларда тагын да арта. Быел кисәтү декаднигы 17 июньнән 28 июньгә кадәр үтә. Аның төп максаты – үзйөрешле, юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылмаларны куллануда тәртип бозуларны булдырмау һәм кисәтү, мондый техника белән идарә иткәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен тәэмин итү.
Җәйге чорда авылларда да махсус техника хәрәкәте күбәя. Шуңа декадник кысаларында авыл җирендәге теркәлмәгән үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны ачыклап, аңлату эшләрен оештыру да карала. Теркәлмәгән, төзек булмаган техниканы файдалану, аларны тракторчы-машинист таныклыгы булмаган кешеләрнең йөртүе яисә техник күзәтү үтелмәгән техника белән идарә итү кайчакта күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Шуңа декадникның бурычы да – тәү чиратта хәвефсезлек икәнлеген водительләрнең тагын бер тапкыр исләренә төшерү, аңлату, хокук бозуларны кисәтү. Әлбәттә, бу эшләр декадник чорында гына түгел, ә ел әйләнәсенә башкарыла, диләр Гостехнадзор хезмәткәрләре. Чөнки руль артына утырган һәркем үзенең генә түгел, калган кешеләрнең дә гомере һәм сәламәтлеге турында онытмаска тиеш. Юл салу эшендә катнашучы Венер Зәбиров та шулай ди. “Таныклык алганыма 40 ел инде, шуның 35 елын бульдозерда эшлим. Тәҗрибәле булсаң да, рульгә бүген генә утырсаң да хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә һәм техниканы төзек тотарга кирәк. Вакытында техник тикшерү үтү дә водительнең үзе өчен кирәк”.
Читайте нас: