Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июнь 2019, 11:13

4 сәгатьтә 81 сорауга җавап бирәләсеңме?

Ил җитәкчесе белән “Туры элемтә” 4 сәгать 8 минут барды. Шул вакыт эчендә Русия Президенты Владимир Путин җәмгысе 81 сорауга җавап бирергә өлгерде.

Ил җитәкчесе белән “Туры элемтә” 4 сәгать 8 минут барды. Шул вакыт эчендә Русия Президенты Владимир Путин җәмгысе 81 сорауга җавап бирергә өлгерде.
Президент халык белән “Туры элемтә” форматында 17нче тапкыр аралашты. Русиялеләрне тәү чиратта торак-коммуналь хезмәтләренә тарифлар, сәламәтлек саклауга кагылышлы проблемалар, хезмәт хаклары, чүп реформасы һәм башка көнүзәк мәсьәләләр борчый. Барлыгы 2 миллионнан артык мөрәҗәгать килде.
Сорауларга җавап биргәндә, проблемалы вакыйгаларга тукталганда Путин, узган елдагы кебек үк, хөкүмәт әгъзаларына һәм хакимият органнары вәкилләренә аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итте. Атап әйткәндә, сорауларга Вице-премьер Алексей Гордеев һәм сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова җавап бирде.
“Туры линия” нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгы җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирәчәк.
Читайте нас: