Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июнь 2019, 15:55

Пластик савытлар бетсә нишләрбез?

Пластик савытларны киләчәктә кулланылыштан бөтенләй алып ташларга тәкъдим итәләр.

Табигать ресурслары министрлыгы һәм Роспотребнадзор пластик савытларны киләчәктә кулланыштан бөтенләй алып ташларга тәкъдим итә. Чөнки ул табигатькә зур зыян сала дип аңлата алар. Халыкның күбесе бушаган савытларны махсус җыю әрҗәләренә түгел, ә чүп савытларына ташлый. Нәтиҗәдә, алар җиргә төшеп, елга-күлләргә, диңгезләргә эләгә. Пластик савытлар озак еллар таркалмавын һәммәбез яхшы белә, ләкин урамнарда, табигать кочагында, юлларда ташлап калдыручылар туган ягына, яшәгән җиренә битараф булуы, якыннарын хөрмәт итмәве, ә үзенә ихтирамы юклыгы турында сөйли.
Әлеге ведомстволар пластик, пластмасс, полиэтилен урынына, тиз таркала торган полимер материал куллануны үстерергә тәкъдим итә.
Читайте нас: