Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июнь 2019, 11:23

Кесәгә сукмаса – аңламыйбыз

Ни хәл итәсең, безнең ил халкы сүз белән әйткәнне генә җитди кабул итми, мотлак камчы күрсәтү кирәк.

Табигатькә чыгып, учак яндыручылар, җитмәсә, тиешенчә сүндерми китүләр нәтиҗәсендә ил буенча йөзәр мең гектар урман яна.
Кешеләрнең ваемсызлыгын һәм җавапсызлыгын җиңәргә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең генә көче җитми. Ни хәл итәсең, безнең ил халкы сүз белән әйткәнне генә җитди кабул итми, мотлак камчы күрсәтү кирәк.
Быел җәй урманда учак ягарга яратучыларга матди аңлату чаралары күренә башлаячак. Ил Президенты Владимир Путин административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертүче канунны имзалады. Урмандагы янгыннарның 80 проценттан күбрәге кешеләр гаебе белән чыга. Югары янгын хәвефе һәм гадәттән тыш хәл игълан иткәндә урманнарга бөтенләй керергә ярамаганлыгын күпләр белсә дә, таләпләр үтәлми.
Ни гаҗәп, әлегә кадәр гадәттән тыш хәл игълан иткәндә дә, урманда учак яндыручыларга карата штраф салу гамәлгә кертелмәгән булган. Яңа имзаланган канун нигезендә җавапсыз ял итәргә яратучыларга 4-5 мең сум күләмендә штраф каралган. Вазифалы шәхесләргә штраф күләме 20-40 мең сум аралыгында булачак. Юридик шәхесләр, оешмалар тагы да күбрәк түләячәк. Бер бүгенге көн белән яшәмик, урманнарны саклыйк.
Читайте нас: