Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июнь 2019, 11:13

Җир артык булмый ул

Соңгы елларда җир биләмәләре һәм күчемсез милекне теркәүдә күп кенә үзгәрешләр булды.

Соңгы елларда җир биләмәләре һәм күчемсез милекне теркәүдә күп кенә үзгәрешләр булды. Менә ничә ел инде “дача амнистиясе” дәвам итә. Күчемсез милекне, йорт-кураны сату да күпкә гадиләштерелде. Шулай да җир биләмәләренең техник планнарын, кадастр дәүләт теркәве вакытында күп кенә төгәлсезлекләр дә китә иде. Мәсәлән, җир мәйданы, кайвакыт документта күрсәтелгәннән зуррак булып чыга. Нәтиҗәдә җир хуҗасына милкен сату рөхсәт ителми иде.
Русия Президенты Владимир Путин әле кулланылышта булган артык җирләрне теркәүне рөхсәт итүче Федераль законны имзалады. Күрше тирәләрегез дәгъва белдермәсә, әлбәттә. Яңа закон “Кадастр эшчәнлеге” һәм “Милекне дәүләт теркәве” законнарына үзгәрешләр кертә. Яңа закон нигезендә комплекслы кадастр эшләре дә күпкә гадиләштерелә.
Читайте нас: