Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 июнь 2019, 14:42

Чокырларны ямап бетеп буламы?

Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә юллардагы чокыр-чакыр ремонтының барышы турында сөйләде.

Республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә юллардагы чокыр-чакыр ремонтының барышы турында сөйләде.
“15 июньгә чокыр-чакырларны ремонтлап бетерергә дигән бурыч куйган идем. Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алам – без аны 80 процентка үтәдек. Проблемаларны мондый ремонт ярдәме белән генә хәл итеп булмавы ачыкланды – кайсыбер урыннарда юлны яңа асфальт салып кына “дәвалап” була. Ә бу инде – икенче мәсьәлә, икенче сроклар һәм җитдирәк суммалар. Анысын да җайлап хәл итәрбез”, - дип язды ул “ВКонтакте” сәхифәсендә.
Читайте нас: