Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 июнь 2019, 15:47

Уфадан диңгезгә кадәр поезд йөри башлаячак

Уфадан Сочига кадәр тагын бер туры маршрут ачыла.

Озакламый Уфадан Сочидагы Имеретинск курорты (Олимпия паркы) станциясенә кадәр алып баручы поезд маршруты ачылачак.
Беренче состав 5 июльдә урындагы вакыт белән 7:20 сәгатьтә юлга чыгачак.
Маршрут җәй ахырына кадәр йөриячәк. Уфадан ул 5, 12, 16, 18, 28 һәм 30 июльдә, шулай ук 2 һәм 30 августта кузгалачак. Кайтыр юлга 7, 14, 18, 20, 30 июльдә һәм 1, 4 августта, 1 сентябрьдә кузгалачак.
Поезд 52 сәгать барачак, диләр.
Билет хаклары әлегә 4600 сум тирәсеннән башлана.
Читайте нас: