Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 июнь 2019, 15:16

Башлык булырга кемнәр дәгъва итәр?

8 сентябрьдә Башкортстан башлыгын сайлаячакбыз. Әле партияләр, конференцияләрен үткәреп, үз партияләреннән кандидатларны күрсәтә башлады.

8 сентябрьдә Башкортстан башлыгын сайлаячакбыз. Әле партияләр, конференцияләрен үткәреп, үз партияләреннән кандидатларны күрсәтә башлады.
“Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе Башкортстан башлыгы вазифасына кандидат итеп Радий Хәбировны күрсәтү турында карар кабул итте. Республиканың шәһәр һәм районнарыннан килгән делегатлар дүрт кандидат буенча яшерен тавыш бирде. Конференциядә катнашучы 319 делегатның 264е Радий Хәбировның кандидатурасын хуплады. “Эшчәнлегемнең төп юнәлеше күпмилләтле Башкортстанның ихтыяҗы булачак. Без халык белән гадел булачакбыз”, – диде үз чыгышында Радий Хәбиров.
КПРФ Башкортстан башлыгына кандидат итеп партиянең республика бүлегенең беренче секретаре Юнир Котлыгуҗинны тәкъдим итте.
“Гадел Русия” делегатлары бертавыштан партиянең Башкортстан төбәк бүлекчәсе Советы рәисе Юрий Игнатьев өчен тавыш бирде.
“Яшелләр” партиясенең төбәк бүлекчәсе конференциясендә модель агентлыгы хуҗасы Сания Тимасованың кандидатурасы күрсәтелде.
Калган партияләр 20 июньгә кадәр үз кандидатларын тәкъдим итә ала.
Читайте нас: