Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июнь 2019, 16:14

Пилотсыз очкычлар вакытлыча тыела

17 июньнән 20 июньгә кадәр Уфа территориясе өстеннән пилотсыз очучы аппаратларның очуы тыела.

17 июньнән 20 июньгә кадәр Уфа территориясе өстеннән пилотсыз очучы аппаратларның очуы тыела. Шулай ук шәһәр чикләрендә урнашкан мәйданчыкларга аларны утырту яисә очырып җибәрү дә тыела. Бу хактагы боерыкка Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов кул куйган.
Тыюның сәбәбе хәвефсезлекне тәэмин итү буенча чаралар үткәрүгә бәйле. Вакытлыча чикләү Русия Федерациясенең һава киңлекләрен файдалануның федераль кагыйдәләре таләпләренә ярашлы кертелә.
Читайте нас: