Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 июнь 2019, 18:21

Тәртип бозуны камералар терки

Узган елның март аенда Дәүләт Думасы депутатлары юлларда кагыйдә бозучыларны терки торган камераларны Юл хәрәкте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе карамагыннан алып шәхси кулларга бирүче закон кабул итте.

Бу камералар 37 төр юл йөрү кагыйдәсен бозуны терки ала.
Республиканың юл хәрәкте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе начальнигы Динар Гыйльметдинов безнең төбәктә 162 камера эшли дигән мәгълүмат бирә. Шуларның 15е - күчереп йөртелүче камералар. Димәк шәхси кулларда дигән сүз.
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов 2019-2020 елларда 609 камера урнаштырылачагы хакында белдерде.
Быел ел ахырынача - 262, ә калганнары 2020 елда сафка басачак. Аларны 7 оешма яки эшкуар арендага алачак. "Алар белән килешүләр төзү 1 августка кадәр үткәреләчәк", – дип чыгыш ясады ул Гостранс һәм ведомствоара эшче төркем утырышында.
Читайте нас: