Кызганычка каршы, кайбер районнарда моңа әзер түгелләр, хәтта махсус су коену урыннары булдырылмаган
1 июньнән республикада су керү мизгеле ачылды. Ни кызганыч, суда батып үлүчеләр турында күңелсез хәбәрләр килә дә башлады инде... Башлыча алар суда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү һәм коткаручылар булмаган урыннарда су коену белән бәйле.
2018 елда Башкортстанда 63 кеше батып үлгән, шуларның 4се – балалар. Гомумән алганда, соңгы биш елда Русиядә 60 мең кеше суга баткан, аларның 14 меңе – балалар. Елдан-ел искәртү чара-лары киңрәк җәелдерелә барса да, саннар борчуга салырлык. Биш ел эчендә безнең төбәктә дә 403 батып үлү очрагы теркәлгән. Шулар исәбендә 48 бала.
– Республика буенча су объ-ектларында коену өчен 75 урын әзерләп ачылды. Коткаручылар даими күзәтчелек итә. Алар көн саен республиканың су объ-ектлары буенча рейдларга чыга. Су буйларында ял итүчеләргә хәвефсезлек чаралары турында аңлату алып барыла.
Профилактик эшне ел саен көчәйтәбез, шул сәбәпле суга батып үлүчеләрнең кимүенә ирештек – 2012 елда – 122, 2017 елда – 93, 2018 елда 63 очрак теркәлгән. Судагы фаҗигаләрнең төп сәбәбе – коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда су керү, спиртлы эчемлекләр куллану, үз-үзеңә артык ышану һәм шул аркада хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү, ата-аналарның һәм өлкәннәрнең балаларны караучысыз калдыруы.
Икенчедән, җәен елга-күлләргә машиналарның төшеп китү очраклары да еш күзәтелә. Су керү мизгелендә аеруча Агыйдел, Дим, Ык елгаларында күп кеше бата. Таныш булмаган урыннарда, сулыкның төбе нинди булуын белмәгән сулыкларда да кешеләр үлә яисә гарипләнеп калалар. Туризмның үсеш алуы белән профилактик чараларга да күбрәк игътибар бирелә башлады. Башкортстан хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә дә походлар, елга буйлап сал һәм көймәдә йөзү вакытында ял итүчеләрнең, туристларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде. Респуб-ликада берничә ел инде туристик төркемнәрне теркәүне пропа-гандалу арта, аларның маршрут-ларына күзәтчелек итәбез. Өч ел эчендә теркәлгән төркемнәр саны өч тапкырга, ә коткарылган туристлар саны биш тапкырга арткан. Әлегә елгалар буенча йөзәргә чыкканда бар төркемнәр дә теркәлә дип әйтеп булмый. Узган ел 9 июльдә Атыш шарла-выгы янында 12 баладан һәм ике өлкән кешедән торган теркәл-мәгән төркем гадәтттән тыш хәлгә очрады. Кояшлы эссе көнне алар Инҗәр елгасын кичеп, шарлавык ягына чыкканнар. Әмма күп тә үтми койма яңгыр башланып елганың суы кинәт күтәрелә башлый һәм алар кире чыга алмый калалар. Турист-ларның икенче төркеме бу хәл турында коткаручыларга хәбәр итә һәм катамараннар белән балаларны хәвефсез урынга чыгаруга ирешәләр. Сал яки көймәдә йөзү маршрутлары күп очракта халык яшәгән урын-нардан читтә була. Анда кәрәзле телефон эшләмәгән урыннар да бар. Шуның өчен дә ял итүчеләр хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр һәм теркәлергә оныт-масыннар иде. Хәвефсезлек, беренче чиратта, һәр кешенең үзеннән тора. Төркемнәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк органна-рында сәяхәткә чыгар алдыннан, ун эш көненнән дә соңламый, теркәлергә тиешләр. Әлеге вакытта 31 муниципаль берәмлек сайтында да онлайн теркәү үткәрелә. Теркәлү коткаручы-ларның гадәттән тыш хәл булган урынга тизрәк килеп җитүенә, маршрутлар буенча безнең хезмәткәрләрне тигез урнашты-руга да ярдәм итәчәк.
Радий Хәбиров: “Туризмны үстерүгә хәвефсезлекне тәэмин итү күзлегеннән генә карарга ярамый, ул төбәк икътисадының зур өлешен тәшкил итә, республика бу тармакта табыш та алырга тиеш”,– дип белдерде.
– Соңгы елларда респуб-ликада махсус су керү урыннары-ның кимүе күзәтелә. Кимү 22 процентка җиткән. Бу, үз чиратында, хәвефсез ял итүне авырлаштыра. Кайбер район җитәкчеләре махсус урыннар булдыру мәсьәләсеннән бөтенләй читләшеп, аны авыл биләмәләре җитәкчеләре җилкәсенә ташлады.
Чынлап та, авыл биләмәсенең моңа финанс мөмкинчелеге дә юк. Хакимият башлыклары әлеге мәсьәләгә игътибар бүләр дип ышаныйк. Мәктәпләрдә укулар тәмамланды. Җәйге ял вакытында балалар артык үзаллы була башлый. Гаиләдә, тиешле дәрәҗәдә аңлату эшләре алып бармаганда, кайгылы хәбәр ешрак очрый. Мисал өчен соңгы көннәрдәге аянычлы хәлне китереп үтәргә мөмкин.
Бөрҗән районында 7 яшьлек малай суга батып үлде. Анда 4, 6 һәм 7 яшьлек өч малай елгага су коенырга төшә һәм иң өлкәне ярдан ерак йөзеп, кире чыга алмый. Шундый кечкенә балалар нишләп үзләре генә су керергә барган? Андый яшьтә аларны бер генә мизгелгә дә ялгыз калдырырга ярамаганлыгын барыбыз да аңлап торабыз бит. Нигә кеше кайгыларын күрә торып та сабак ала белмибез?!. Тәрбия, аңлату җитеп бетмәү аркасында гомерлеккә үкенергә кала һәм йөрәккә мәңге төзәлмәс яра алабыз. Кайбер ата-аналар безнең бала өч яшьтән үк йөзәргә өйрәнде, еш кына бассейнга да йөрибез дип тынычлана башлый. Ваемсыз булмыйк, йөзә белү бер, ә махсус җиһазландырылмаган урында, бигрәк тә көчле агымлы елгада су керү – бөтенләй икенче.
30 май көнне Мәләвез районының Мәләвез елгасының су коенырга ярамаган урынында ял итүче ир-атларның берсе суга сикерә һәм башы белән бәрелеп үлә. Балыкка йөрүчеләрнең батып үлү очракларын да еш ишетәбез. Алар бөтенләй җиһазланды-рылмаган урында су коеналар бит. Мәсәлән, Туймазы районының дүрт кешесе Татарстанның Мин-зәлә районына балык каптырырга бара. 26 май көнне аларның берсе Ык елгасында коенып чыгарга уйлый. Егерме биш метрлап йөзгәч тә ул күздән югала. Батучының гәүдәсен 27 май көнне генә эзләп табалар. Менә шулай 30 яшьлек ирнең гомере өзелә. Болар барсы да гади генә кагыйдәләрне үтәмәү бәласе, ә туганнарына һәм гаиләсенә – ачы кайгы.
Яр буеннан машина белән дә төшеп китүчеләр хакында ишетеп торабыз. Узган елда Краснокама районында яшь ярымлык балалары белән яшь гаилә күл буенда кунып калырга уйлый. Ни сәбәпледер төнлә машина суга төшә, гаилә фаҗигале рәвештә батып үлә. Соң ул машинаны ярдан читтәрәк куеп булмыймы әллә? Ел саен берничә шундый очрак теркәлсә дә, күпләрнең башына барып җитми. Балыкчылар белән дә шундый хәлләр еш була. Өлкән яшьтәге тәҗрибәле кешеләр дә хәвеф-сезлек чараларын үтәмәгәч, бала-ларга ни кала инде?!
Әйткәндәй, республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров: “Урыннарда җиһазландырылган пляжлар булдырмаган район җитәкчеләрен теркәргә, һәрбер үлем очрагын аерым тикшереп ачыкларга”, – дигән күрсәтмә бирде.
Махсус урында да сак булыгыз
Бүгенге көндә республика буенча 75 махсус су коену урыны эшли башлаган. Башкалабызда 7 җиһазландырылган су коену урыны эшли. Әмма анда да һәрчак уяу булырга кирәк. Бигрәк тә балаларны су янында караучысыз калдырмагыз.
–Махсус уратып алынган урыннан читкә чыкмагыз.
–Моторлы көймәләр, баржа, теплоход һәм башка су транспорты йөзгән урынга якын бармагыз.
–Өшегәнче һәм арыганчы йөзмәгез.
–Су агымына эләксәгез, шул агым уңаена йөзегез һәм уңайлы урыннан ярга чыгарга тырышыгыз.
–Су чоңгылларына якын бармагыз.
–Исерек килеш су керүдән сак булыгыз.
–Төбенең нинди булуын белмәгән сулыкларга чуммагыз.
–Суүсемлекләр куе үскән сулыкка кермәгез.
–Көймәдә әйләнеп суга төшсәгез, аңа менмичә, кырына тотынып кына ярга йөзеп чыгарга тырышыгыз.
Иң мөһиме – балаларны саклагыз.