Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июнь 2019, 16:35

Газ кертү чыгымнарының бер өлешен хөкүмәт үз өстенә алмакчы

Башкортстан властьлары газ кертү мәшәкатьләрен җиңеләйтү өчен авыл җирендә яшәүчеләргә субсидия яки сертификат бирергә планлаштыра.

Башкортстан властьлары газ кертү мәшәкатьләрен җиңеләйтү өчен авыл җирендә яшәүчеләргә субсидия яки сертификат бирергә планлаштыра. Шулай итеп, гаиләләрнең газ кертү чыгымнарының бер өлешен хөкүмәт үз өстенә алырга уйлый.
Бу хакта хөкүмәттә үткән оператив утырышта Радий Хәбиров болай дип әйтте:
“Авылларга газ кертәбез, ә кешеләр аны тоташтыра алмый. Чөнки кыйммәт – 100 мең сумнан күбрәк. Без Русия Федерациясе субъектларында бу җәһәттән кулланылган тәҗрибәне анализладык. Газ кертүгә мохтаҗ кешеләргә субсидия яки сертификат рәвешендә ярдәм итәргә әзербез”.
Әлеге вакытта хөкүмәт муниципалитетлардан йорт саен йөреп чыкканнан соң тупланган мәгълүматны җыя. Газ кертүдә күрсәтеләчәк ярдәмнән 3,5 мең хуҗалык файдаланырга теләк белдергән. Ә әлегә республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы субсидияләр бирү тәртибен, акчалата ярдәм алачак гражданнар категорияләрен барлый.
Читайте нас: