Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 Май 2019, 12:51

Ямаячаклар

“Дорожный эксперт” смарт-кушымтасы булдырылуын барыбыз да беләбез. Аның ярдәмендә юлдагы чокыр-чакырларны ремонтлауга заявка биреп була.

“Дорожный эксперт” смарт-кушымтасы булдырылуын барыбыз да беләбез. Аның ярдәмендә юлдагы чокыр-чакырларны ремонтлауга заявка биреп була.
БР Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов сүзләре буенча, “Юл эксперты” кушымтасы ярдәмендә барлыгы 1719 юл чокыры ямалган. 15 июньгә кадәр бу сан 506 меңгә җитәргә тиеш дип көтелә.
Торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Михаил Киреев хәбәр итүенчә, “Юл эксперты” кушымтасы аша ихаталардагы чокырлар хакында 450 гариза кабул ителгән, 15 чокыр ремонтланган, 311 чокыр әле эш стадиясендә. 32 заявка фото белән туры килмәве сәбәпле кире кагылган, 92се әле эшкәртелмәгән.
Муниципалитетлар мәгълүматлары буенча, кушымтадан тыш ихаталарда 16 мең чокыр ачыкланган, шуларның 4419ы ямалган.
Читайте нас: