Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 Май 2019, 18:33

Сабантуйлар кайда һәм кайчан үтә?

Сабантуйлар чоры якынлашып килә. Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров 2019 елда республикада халык бәйрәме – “Сабантуй”ны үткәрү турындагы указга кул куйды.

Сабантуйлар чоры якынлашып килә. Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров 2019 елда республикада халык бәйрәме – “Сабантуй”ны үткәрү турындагы указга кул куйды. Аңа ярашлы Сабантуйлар:

25 май – Стәрлетамак шәһәрендә;

1 июнь – Архангель, Бакалы, Бөре, Благовещен, Бөрҗән, Гафури, Зианчура, Зилаер, Илеш, Кырмыскалы, Миякә, Уфа һәм Хәйбулла районнарында;

8 июнь – Әлшәй, Аскын, Авыргазы, Баймак, Балтач, Белокатай, Белорет, Бишбүләк, Бүздәк, Борай, Дәүләкән, Дүртөйле, Ярмәкәй, Иглин, Калтасы, Караидел, Кыйгы, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез, Нуриман, Салават, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Тәтешле, Туймазы, Учалы, Федоровка, Чакмагыш, Чишмә, Шаран, Яңавыл районнарында, Күмертау шәһәрендә;

9 июнь – Благовар районында;

12 июнь – Уфа шәһәрендә;

15 июнь – Бәләбәй, Дуван, Краснокама, Кушнаренко, Мәчетле, Мишкә районнарында;

22 июнь – Әбҗәлил районында;

29 июнь Ишембай районында үтәчәк.


Читайте нас: