Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 Май 2019, 16:33

Чүп мәсьәләсен каты контрольгә алырга кирәк

Чүп эшкәртүче заводлар төзелешен каты контрольгә алырга кирәк дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин.

Чүп эшкәртүче заводлар төзелешен каты контрольгә алырга кирәк дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин Сочида үткән Гомумрусия халык фронты медиафорумында.

“Мондый заводлар төзү турындагы карарларның башкарылу сыйфатын ныклы күзәтергә кирәк. Бу эш дәүләт дәрәҗәсендә дә, җәмәгатьчелек тарафыннан да башкарылырга тиеш”, – диде дәүләт җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, калдыкларны эшкәртү, заводлар төзү мәсьәләсе миллионлаган кешене борчуга сала. Һәм бу эшне төптән уйлап башкару мөһим.

Русиядә полигоннар дистәләгән еллар барлыкка килде. Берәү дә аларга игътибар итмәде. Ә чүп өелде дә өелде. “Бу хәл бар чикләрне дә үтеп китте, без бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә тиеш”, – ди Владимир Путин.




Читайте нас: