Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 Май 2019, 14:53

Язгы чәчү тәмамлана...

Яланнарда кыр эшләре гөрләгән чак. Дым булганда чәчеп калырга кирәк, дип ашыга игенчеләр. Язгы көн ел туйдыра шул. Ә быелгы һава торышы май аена хас булмаган эсселеге белән эшләрне аеруча кызу тотарга этәрде. Шуңа бүген күп хуҗалыклар язгы чәчүне тәмамлап та килә.

Яланнарда кыр эшләре гөрләгән чак. Дым булганда чәчеп калырга кирәк, дип ашыга игенчеләр. Язгы көн ел туйдыра шул. Ә быелгы һава торышы май аена хас булмаган эсселеге белән эшләрне аеруча кызу тотарга этәрде. Шуңа бүген күп хуҗалыклар язгы чәчүне тәмамлап та килә.


Без барганда Кырмыскалы районында да сабан эшләре ахырына якынлашып бара иде. Район хакимияте башлыгы урынбасары – авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Латыйпов Илдар Рәүф улы кыр эшләре көндәлеге белән якыннанрак таныштырды:

– Быел кыр эшләрен ике атнага иртәрәк башладык, хәзер инде тәмамлап киләбез. Күп дигәндә 3-4 көнлек эш калды, – диде ул. Районда сабан культуралары өчен 48 мең гектардан артык мәйдан каралган. Аның 26 меңнән күбрәгенә язгы бөртеклеләр чәчелә.

Без барганда бөртеклеләр чәчү 96 процентка башкарылган иде. Бүген инде бу эш тәмамлангандыр, мөгаен. Көнбагыш та тулысынча чәчелгән. Шикәр чөгендере 80 процентка якынлашып килә.

– Ашлама кертелеп тора. План буенча 2 мең тонна каралган, – ди Илдар Рәүф улы. – Ният ителгәннәрне вакытында башкарып чыгарга исәплибез.

– Нинди культураларны чәчәргә дип планлаштырганда базар таләпләрен дә исәпкә аласызмы? – дип кызыксынабыз.

– Бүген югары маржиналь культуралар үстерүгә өстенлек бирелә. Алар – рапс, җитен, горчица, – ди Илдар Латыйпов. – Былтыр без рапсны 400 гектарга чәчкән идек, быел бу мәйданны 2700 гектарга җиткердек. Аның 1700 гектарына – рапс, калганнарында җитен һәм горчица чәчелде. Шулай ук көнбагыш мәйданнарын да арттырдык. Быел ул 7 мең гектар булды.

Әйтергә кирәк, югары маржиналь культураларны керем алуны күзаллап чәчәләр. Яки аларны үстерүгә киткән чыгымнар сатып алучы түләргә әзер булган хактан аерыла дип аңлатыла икътисади сүзлектә. Шуңа аграрийлар, соңгы еллардагы һава торышы шартларын исәпкә алып, югары табыш китерә торган культураларны күбрәк чәчәргә тырыша. Ни дисәң дә, үсемлекчелек – ул хәвефле тармак, табигатьнең холкына бәйле. Елның ничек киләсен, хәтта алдагы көннәрдә һава торышы ничек буласын да белмәссең хәзер. Әнә бит апрель аенда берничә көн генә салкын булган иде, республиканың 140 мең гектар җирдәге уҗымына зыян салырга өлгерде. Зыян күрүче 42 район арасында Кырмыскалы да бар.

– Быел уҗымнар сынатты, – ди Илдар Рәүф улы. – Көзен 15 840 гектар мәйданга уҗым чәчкән идек, һава торышы алар өчен уңайлы булмады. 6 237 гектарны яңадан чәчәргә туры килә. Уҗым турында шуны әйтәсе килә: бодай уҗымы тиз бирешә. Ә арыш уҗымы түзә. Әле дә зыян күргән мәйданнарның күпчелеге бодай уҗымына туры килә.

***

Апрель ае салкын төннәре белән сынаса, май эссе көннәре белән аптырата. “Көн дә яңгыр телим. Яңгыр кирәк хәзер”, – ди әңгәмәдәшем.

Элек “яңгыр булса, агрономны мактыйлар, яңгыр яумаса – хурлыйлар” дигән гыйбарә йөри торган иде. Бу сүзләр бүгенге көнгә туры киләме дигән сорауга “Мөгаен, юк, – дип җаваплады Илдар Латыйпов. – Хуҗалык җитәкчесе булып эшләгәндә мин “посеешь в грязь – будешь князь” дигән позициядә тора идем. Дым булганда чәчүчеләр оталар. Чөнки һава торышын белеп булмый: дым әллә була, әллә юк. Бүгенге көнгә “Артемида” хуҗалыгы чәчүне тәмамлады, “Урожай” тәмамлап килә. Крестьян-фермер хуҗалык-

ларының да күбесе сабан эшләрен төгәлләде. Дым булганда чәчеп калулары яхшы, әлбәттә”. Әйткәндәй, районда авыл хуҗалыгы товары җитештерүче 19 предприятие, 60 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

***

Кырмыскалы районы игенчелек белән шөгыльләнү өчен генә яратылган диярсең. Биредә кара туфрак, кара җир. “Былтыр күп уңыш алдык, – дип бәян итте Илдар Рәүф улы. – Уңыш күрсәткече гектарыннан 27,7 центнер чыкты. Соңгы елларда мондый күрсәткеч булганы юк иде”.

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе фикеренчә, күп җиргә чәчәргә түгел, ә бәләкәй мәйданнан яхшы уңыш алуга ирешү дөрес. Яхшы итеп сөреп чәчүнең файдасы зур дип исәпли ул. “Сөрергә чыгымнар күбрәк булсын, аның каравы уңыш югарырак булачак”, – дип, ул элекке советлар чорындагы системаның дөрес алым булуын билгеләде.

Югары уңыш алу – зур сөенеч. Әмма саклар урының булмаса, аны сату мәсьәләсе килеп туа. Кемнең тир түгеп үстергән игенен очсыз хакка сатасы килсен? Аеруча иген күп булган елларда бәяләр төшә.

Бу уңайдан Кырмыскалыда тегермән комплексы ачмакчылар. “Агростартап” исемле грантлата ярдәм итүгә юнәлтелгән федераль проект буенча тегермән комплексы төземәкчеләр. Ниятләре тормышка ашса, киләчәктә крестьян-фермер хуҗалыкларына, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче предприятиеләргә игенне яхшы бәяләргә тапшыру мөмкинлеге булачак дип аңлатты Илдар Латыйпов. “Гомумән, бүген авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итүгә юнәлтелгән төрле программалар бар. Аларда катнашып, техника сатып алырга, башка төр файдасын күрергә мөмкин. Иркенләп ята торган заман түгел. Үз көчеңә таянырга кирәк”, – ди ул.

Бүген авыл хуҗалыгы Совет чорында чыныккан кадрларга таянып яши. Яшьләр дә килгәли, ләкин алар күп түгел икәнлеген барыбыз да белә. Бу сер түгел. Илдар Рәүф улы да эшче һөнәрләр әзерләүгә игътибар зуррак булса иде дигән теләктә.

***

Без Уфага кайтырга чыкканда көттергән яңгыр сибәли башлады. Бәрәкәтле кара туфрак куенына кереп яткан орлыклар озакламый шытып та чыгар.

Язгы сабан тәмамлана дисәк тә, кыр эшләренең көзгә кадәр дәвам итәсе эшләре башлана гына әле.




“Урожай” хуҗалыгының Кырмыскалы бүлеге бригадиры Байгускаров Азамат Хәлфетдин улы:

“Бу районда 20 мең гектар җиргә чәчәбез. Ике сменада эшлибез, эшләр тәмамланып килә. Әле егетләребез бодай чәчә”, – дип, эшләр барышы белән таныштырды.


Читайте нас: