Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 Май 2019, 15:01

Чүпләрне сортларга аералар

16 май көнне Ишембай районында чүп-чарны сортларга аеру комплексы ачылды.

16 май көнне Ишембай районында чүп-чарны сортларга аеру комплексы ачылды.
Чараны ачуда Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, “Русия экология операторы” компаниясенең генераль директоры Денис Буцаев, “Чиста ил” ассоциациясе директоры Руслан Гобәйдуллин, “Эко-Сити” компаниясе генераль директоры Семен Земсков һәм Ишембай районы хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча үтәүче Азамат Абдрахманов катнашты.
Кунаклар елына 200 мең тоннадан күбрәк калдыклар кабул итәргә әзер булган комплекс эшчәнлеге белән танышты. “Эко-Сити”га 600 млн. сум инвестиция кертелгән. Әлеге вакытта чүп-чар сортировкалаучы бу комплекска Ишембай, Стәрлетамак, Салават шәһәрләреннән һәм якын-тирә районнардан каты көнкүреш калдыклары китерелә.
Комплекска кергән урында алып килгән калдыкларның исәбен алу өчен үлчәү контроле бар. Чүп-чар ике линиядә сортларга аерылачак. Барлык чүп-чар массасыннан 30 файдалы фракция алыначак. Аннары икенчел чимал эшкәртүче заводларга озатылачак.
Чүп-чарның сортларга аерылмаган өлешен югары технологияле җиһазларда пресслаячаклар һәм полигонда кат-кат итеп урнаштырачаклар.
- Яңа җиһазлар куллану сайлап алынган, эшкәртүгә яраклы икенчел чимал күләмен арттырырга ярдәм итә, - ди Семен Земсков.
Читайте нас: