Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 Май 2019, 02:58

Дәүләкән чүп полигонында инде 3 көн янгын дөрли

Дәүләкәндә каты калдыклар полигонында янгын сүндерүне дәвам итәләр.

Дәүләкәндә каты калдыклар полигонында янгын сүндерүне дәвам итәләр. Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия җыелышында янгынны балчыклы саркофаг белән каплатып бетерергә дигән карарга килделәр.
Хәтерегезгә төшерәбез, янгын якшәмбедән дүшәмбегә карый төндә башланган иде. Ачы төтен шәһәр һәм якындагы авыллар өстенә таралган. Җитмәсә, соңрак күрше Раевкада да чүп полигоны яна башлый. Янгыннар сәбәпләрен тикшерү чараларыннан соң ачыклаячаклар. Калдыклар полигонына махсус рәвештә ут төрткән булырга да мөмкиннәр. Әле янгын урынында коммуналь техника эшли. Пыскып яткан калдыкларга балчык сибү өчен 5 йөк машинасы җәлеп иткәннәр.
Читайте нас: