Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 Май 2019, 15:22

45 ел элек тә шулай эссе булган

Уфада янә һава температруасы рекорды теркәлгән. Кичә, 13 майда, Уфа-Дим метеостанциясендә термометр баганалары +32,2 градускача күтәрелде. Шулай итеп, 1974 елгы рекорд яңарган – 45 ел элек бу көнне +31,0 градус эсселек булган.

Башкортстан буенча һава температурасының максималь күрсәткече кичә 31-33,6 градуска җитте, көнбатыш районнарында 27-30 градус эссе булган.
Һава температурасының абсолют максимумы Уфада май башыннан алып икенче тапкыр теркәлгән.
Уфада 12 майдагы аномаль эсселек 35 ел элек булган температура рекордын узып киткән.
Читайте нас: