Янгын хәвефе сезоны-2019 башланганнан бирле Башкортстанда 81 табигый янгын теркәлгән. Янгын 1244,66 гектар җирне каза күргән. Ә былтыр шушы ук чорда 228 гектар мәйданда 37 урман янгыны теркәлгән булган.
Бүген, 13 майда республика буенча өченче, урыны-урыны белән дүртенче һәм икенче класс янгын хәвефе фаразлана.
Янгын хәвефенең иң югары дүртенче классы республиканың 16: Архангель, Баймак, Белокатай, Дуван, Зилаер, Иглин, Күгәрчен, Кушнаренко, Куергазы, Мәләвез, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Федоровка, Хәйбулла, Чишмә һәм Уфа районнарында фаразлана.