Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 Май 2019, 17:30

Янгынга киртә булырмы?

Илнең 46 төбәгендә урман янгыннары дөрли. Башкортстанның 9 районында янгын хәвефселеге 4нче класс дәрәҗәсендә, дип бәяләнә.

Илнең 46 төбәгендә урман янгыннары дөрли. Башкортстанның 9 районында янгын хәвефселеге 4нче класс дәрәҗәсендә, дип бәяләнә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 1200 гектар җирне янгын ялкыны аямаган. Көннәрнең аномаль эссе торуы сәбәпле, Әбҗәлил, Архангель, Баймак, Белокатай, Белорет, Мәләвез, Стәрлетамак, Учалы һәм Хәйбулла районнарында алдагы көннәрдә дә янгын хәвефе игълан ителде. Үткән тәүлектә Зианчура һәм Белорет районында янгын сүндерелде. Агымдагы елда безнең республикада 76 янгын очрагы теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк. Сәбәбен язның иртә һәм эссе килүе белән аңлаталар. Чынлап та, май башында 30 градус эсселек безнең төбәктә үзе үк гадәттән тыш хәл бит.
Читайте нас в