Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 Май 2019, 03:41

Урманнарга керсәң

Сызгырып кереп булмас шул. Чөнки эссе көннәр тору сәбәпле, Башкортстанда урманнарга йөрү тыела. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы приказына ярашлы, Әбҗәлил, Әүзән, Белорет, Инзәр, Тирлән, Баймак, Бөрҗән, Зилаер, Кананикольский, Зианчура, Учалы урманчылыклары биләмәләренә бару яисә транспорт чараларында бу урманнарга керү тыела.

Бу чара һава торышы шартларын исәпкә алып, янгын хәвефе классы түбәнәйгәнгә кадәр гамәлдә булачак. Әмма тыю срогы 21 көннән дә артмый.
Приказ урманнарны саклау, курчалау һәм утырту белән мәшгуль шәхесләргә кагылмый. Урман хуҗалыклары җитәкчеләренә тыюлар кертелгән урман чикләренә кисәтүле игъланнар урнаштырырга йөкләмә бирелгән.
Исегезгә төшерәбез, 13 апрельдән 9 майга кадәр Башкортстан республикасы урман фондында 72 урман янгыны теркәлгән. Шуларның 20се кешеләрнең ут белән саксыз кылануы сәбәпле барлыкка килгән. Янгыннар 1118 гектар урман мәйданнарына зыян салган.
Читайте нас: