Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 Май 2019, 23:53

Уфалылар фикерләре исәпкә алынды

Уфа-аэропорт юлындагы ремонт эшләрен июньдә тәмамларга планлаштыралар. Ремонт эшләренең яңа графигы шәһәр халкына уңайлы булсын дигән фикердән чыгып төзелгән. Бу хакта Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Салават Хөсәенов хәбәр итте.

Уфа-аэропорт юлындагы ремонт эшләрен июньдә тәмамларга планлаштыралар. Ремонт эшләренең яңа графигы шәһәр халкына уңайлы булсын дигән фикердән чыгып төзелгән. Бу хакта Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Салават Хөсәенов хәбәр итте.
Әлеге вакытта төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров боерыгы белән ремонт эшләре туктатылган. Аларны 10 майда янә башларга ниятлиләр. Ә менә 12 май көнне бакчачылар дачаларыннан кайтканда ремонт эшләре туктап торачак.
Беренче вице-мэр сүзләре буенча, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр көндезге смена сәгать 10нан 17.00гә кадәр эшләячәк. Төнге сменага юлчылар 22.00-5.00 сәгатьләрдә эшкә чыгачак.
Ә инде тулырак мәгълүматны шәһәр хакимияте сайтыннан, социаль челтәрләрдән белеп булачак. Ремонт эшләре графигы юллар ремонтлауның интерактив картасына да кертеләчәк.
Юлда ЮХХДИ хезмәткәрләре кизүен дә оештырмакчылар. Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Әхмәтҗанов әйтүенчә, эш күләме шактый зур. Юлчыларга аена 50 мең тонна асфальт түшәргә кирәк. Ә бу - тәүлегенә 1000 тонна асфальт-бетон катнашмасы дигән сүз.
Соңгы тапкыр Уфа-аэропорт юлы тулысынча 2012 елда ремонтланган иде. Аннары подряд оешмасы ел саен вак-төяк кимчелекләрне төзәтә килде. Моңа өстәп, 2015 елда трассага авария хәлләрен киметү максатыннан өстәмә асфальт-бетон катнашма түшәлгән иде. Юлның гарантияле хезмәтләндерү срогы 2017 елда тәмамланды. Һәм трасса янә яңа ремонт таләп итте. Ул ике этапка бүленде. 2017-2018 елларда юлның М5 федераль трассасы белән кисешкән урыныннан алып Агыйдел елгасы аша күпергә кадәр участогы ремонтланган иде. Әле исә ремонтның икенче этабы бара – юлның М5 федераль трассасы белән кисешкән урыныннан алып аэропортка кадәр. Ремонт эшләре тәмамлангач, юлга термопластик разметка да салачаклар.
Әйткәндәй, 2019 елда бу юлның М-5 Урал трассасыннан Уфа-Ырынбур юлына кадәр участогы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында ремонтлана.
Читайте нас: