Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 Май 2019, 17:36

Чишмә районы – “икеле капчыклары” рәтендә

БР Хөкүмәте китергән мәгълүматларга ярашлы, Чишмә районы – каты калдыклар җыю өчен мәйданчыклар төзүдә һәм контейнерлар сатып алуда аутсайдерлар исемлегендә.

БР Хөкүмәте китергән мәгълүматларга ярашлы, Чишмә районы – каты калдыклар җыю өчен мәйданчыклар төзүдә һәм контейнерлар сатып алуда аутсайдерлар исемлегендә. Ел башыннан алып биредә бер контейнер да урнаштырылмган. Ә чынында районга 700 контейнер таләп ителә. Аларны сатып алу эшләре башланып кына килә әле. Чүп җыю өчен 111 яңа мәйданчыклар да төзергә кирәк. Ләкин шулай ук, ел башыннан алып әлегә бер мәйданчык та төзелмәгән.
Чүп җыю өчен контейнерлар алу һәм аларны урнаштырыр өчен мәйданчыклар булдыру эшендә алдынгылар исәбендә - Благовар, Благовещен, Кырмыскалы, Иглин, Уфа, Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Дүртөйле, Калтасы, Тәтешле, Яңавыл, Дәүләкән, Шаран районнары һәм Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләре.
Ел башыннан алып Чишмә, Караидел, Авыргазы, Ишембай, Күгәрчен, Стәрлетамак, Федоровка, Хәйбулла, Краснокама районнарында, Сибай һәм Октябрьский шәһәрләрендә каты калдыклар өчен мәйданчыклар оештырылмаган. Бу район-шәһәрләрдә контейнерлар да урнаштырылмаган.
Республикада 4 ай эчендә барлыгы 8440 яңа контейнер урнаштырылган һәм каты калдыклар җыю өчен 1486 яңа мәйданчыклар төзелгән.
2019 елның 1 гыйнварыннан Русиядә чүп реформасы старт алды. Ул чүп өчен кешеләрнең җан башыннан түли башлавын күзаллый. Республикада чүп өчен түләү – 70 сум. Халыктан җыелган акчаларга төбәк операторлары чүпне торак пунктлардан чыгарырга һәм утильгә илтеп тапшырырга бурычлы.
Читайте нас: