Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 Май 2019, 19:40

Башкортстан – янә лидерлар исәбендә

Башкортстан - апрель аенда үткән шимбә өмәләре күләме буенча илдә алдынгылар исәбендә.

Башкортстан - апрель аенда үткән шимбә өмәләре күләме буенча илдә алдынгылар исәбендә. Бу хакта “Единая Россия” партиясенең “Чиста ил” проекты координаторы, Дүләт Думасының экология һәм тирә-як мохитне саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Бурматов хәбәр итте.

Аның сүзләре буенча, апрельдә үткән бөтенрусия шимбә өмәләрендә илнең 80 төбәгеннән 1 миллион 180 мең кеше катнашкан. Шул исәптә - 65 мең вәкил бөтен дәрәҗә депутатлар корпусынннан. Иң күләмле “субботниклар” Башкортстанда, Волгоград, Кемерово өлкәләрендә, Кабарды-Балкар, Дагыстан республикаларында үткән.

Владимир Бурматов шулай ук май һәм июньдә дә шимбә өмәләре планлаштырылганын әйтте.

“Чиста ил”нең Башкортстандагы координаторы Әлфәрис Байчурин әйтүенчә, Башкортстанда партия “субботниклары”на апрельдә 300 мең кеше чыккан. Экологик акцияләр республиканың барлык шәһәр һәм районнарында үтте.

Читайте нас: