Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 апрель 2019, 14:09

Урамнарга контейнерлар куела

Борай авыл биләмәсенә 260 евроконтейнер кайтты Әлеге вакытта аларны урнаштыру эшләре бара. Ике йөзгә якыны Борай авылының шәхси секторына һәм шушы биләмәгә караган авылларда 80 урынга куелачак. Тагын 50се күпфатирлы йортлар янына урнаштырылачак.

Борай авыл биләмәсенә 260 евроконтейнер кайтты

Әлеге вакытта аларны урнаштыру эшләре бара. Ике йөзгә якыны Борай авылының шәхси секторына һәм шушы биләмәгә караган авылларда 80 урынга куелачак. Тагын 50се күпфатирлы йортлар янына урнаштырылачак.

СанПин нормаларына ярашлы, мондый контейнерлар өйгә 20 метрдан да якын куелырга тиеш түгел. Шунлыктан шәхси йортлардан ераграк урнаштырырга тырышабыз. Киләчәктә аларны утыртып куяр өчен түбәсе ябылган, бетонланган мәйданчык ясалачак һәм ул өч яктан бүленеп алыначак. Мәйданчыктагы контейнерларның саны да өчтән ким булмаячак. Мондый мәйданчыкларны эшләп булмый торган урамнар да бар, шунлыктан, анда яшәүчеләр башка җирдәге контейнерларга каты көнкүреш калдыкларын илтеп сала ала. Әлегә алар гомум, һәр өчесенә дә бертөрле чүпләр салырга мөмкин. Янә исегезгә төшерәбез, төзелеш калдыкларын (кирпеч, опилка һ.б.), зур күләмле чүп (иске урындык, кирәкмәгән тумбочка һ. б.), бакча чүпләрен (корыган үлән, ботак һ.б. ) аларга тутырырга ярамый. Ә ризык әзерләгәннән калган бәрәңге, башка яшелчә кабыкларын һ.б. салып була, әмма аларның сулы булмаулары шарт.

Заманыбыз таләбе булган, тирә-якның экологик торышын яхшыртуга юнәлтелгән әлеге башлангычны һәрберебез дөрес кабул итеп, каты көнкүреш калдыкларын контейнерларга җыюны бердәм, уңышлы башлап җибәрик. Сездән савытларны саклык белән куллануыгыз сорала. Шулай ук күп чыгымнар таләп ителеп эшләнгән һәм кайтартылган бу контейнерлар полиция һәм авыл биләмәсенең ныклы күзәтүе астында булачаклар.

Рәфит Сәйфетдинов,

Борай авыл биләмәсе башлыгы урынбасары.

Читайте нас: