Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 апрель 2019, 14:02

Лидерлык - Дәүләкәндә

Республикабызның Дәүләкән районы контейнерлар урнаштыру буенча лидерлар рәтендә: муниципалитет 900ләп чүп контейнерлары сатып алган. Төбәктә муниципалитетлар тарафыннан өч меңнән күбрәк контейнер урнаштырылган һәм алар өчен 800ләп мәйданчык әзерләнгән.

Дәүләкәннең үзәк ишек алларында 1500ләп контейнер урнаштырылып, алар өчен мәйданчыклар җиһазландырылса, шәһәр читендә яшәүчеләргә бераз көтәргә туры килә. Шунысы да бар – әлегә контейнерлар урнаштырылачак урыннар эксперименталь тәртиптә сайлап алына. Муниципалитет вәкилләре белән гражданнар җәйгә кадәр контейнерларны урнаштыру урыннары буенча бер фикергә килергә тиеш.
Чүп-чар реформасы ел башыннан старт алды. Ил буенча алганда Башкортстанда тарифлар - иң түбәне. Ел азагына система тагын да тотрыклырак эшләр һәм программа тиешенчә тормышка ашырылыр дип көтелә. Бу вакыт эчендә республика буенча 30 меңнән күбрәк чүп баклары урнаштырылачак һәм алар өчен 13 меңләп мәйданчык җиһазландырылачак.
“Bash.News” мәгълүмат сайты материаллары буенча.

Читайте нас: