Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 апрель 2019, 12:04

Башкортстан руслары соборында – яңа җитәкче

Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаев Башкортстан руслары соборы башкарма комитеты президиумының яңа рәисе итеп сайланды.

Дәүләт Думасы депутаты Павел Качкаев Башкортстан руслары соборы башкарма комитеты президиумының яңа рәисе итеп сайланды. Бу карар кичә Уфада үткән төбәк җәмәгать оешмасының V съездында кабул ителде. Моңарчы Руслар соборы җитәкчесе булган Виктор Пчелинцевны 25 апрельдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Салават Юлаев ордены белән бүләкләде. Ул оешманың башкарма комитеты составында калды.
Павел Рюрикович Качкаев 1951 елның 4 октябрендә туган. 1973 елда “сәнәгать электроникасы” белгечлеге буенча УДАТУны тәмамлый. Хезмәт юлын Уфа приборлар төзү заводында инженер-настройщик булып башлый. 1976 - 1994 елларда цех начальнигы урынбасары, бүлек начальнигы, генераль директор урынбасары, техник директор вазифаларында эшли. Башкаланың Ленин районы хакимиятен җитәкли, Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министры булып та хезмәт куя. 2003-2006 елларда шәһәр хакимияте башлыгы булып хезмәт куя. 2011 елдан алып – Дәүләт Думасы депутаты.
Читайте нас: