Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 апрель 2019, 16:52

Равил Бикбаев белән хушлаштык

Мәдәният һәм әдәбият дөньясы зур югалту кичерде. 80 яшендә Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев озак авырудан соң бакыйлыкка күчте.

Мәдәният һәм әдәбият дөньясы зур югалту кичерде. 80 яшендә Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев озак авырудан соң бакыйлыкка күчте.
Әдәбият белгече, депутат, Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе, Г. Сәләм, Рәми Гарипов, Зәйнәп Биишева исемендәге премияләр лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Уфа шәһәренең почетлы гражданины, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Равил Төхвәт улы Почет, Дуслык, Салават Юлаев һәм “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденнары белән бүләкләнгән.
Равил Бикбаев 1938 елның 12 декабрендә Ырынбур өлкәсенең Югары Кунакбай авылында туа. 1953 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, укуын Ак-Булак педагогия училищесында дәвам итә. 1962 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, диплом ала. Аннан соң СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалының тарих тел һәм әдәбият институтында аспирантурада укый. Шунда ук әдәбият бүлегенең фәнни хезмәткәре буларак хезмәт юлын башлый. 1996 елда докторлык диссертациясен яклый.
Равил Төхвәт улы фән белән күпкырлы әдәби эшчәнлекне бергә үреп алып бара. Республика гәзит-журналларында даими язмалары басылып тора.
Аның иҗатында туган тел, мәдәният һәм үз халкының тарихи язмышы төп урын алып тора.
Ул 30дан артык шигырьләр, әдәбият гыйлеме һәм гыйльми-тикшеренү китаплары авторы. Берничә әсәре төрек, немец, украин, казах, якут, чуваш, каракалпак, алтай һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.
Равил Төхвәт улы республиканың иҗтимагый тормышында да актив катнаша. 1995-2011нче елларда БР Язучылар берлеге рәисе, Русия язучылар берлеге идарәсе секретаре була. 2008 елда Дәүләт Җыелышы-Корылтайга депутат итеп сайлана. Анда Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе була. Башкортстан Гимны авторларының берсе дә ул.
Равил Төхвәт улының иҗат юлы – үз һөнәренә, туган халкына, аның мәдәнияте һәм сәнгатенә тугрылыкның чагу үрнәге. Аның иҗаты Башкортстанда һәм Русиядә югары бәяләнә.
Бүген, 25 апрельдә, Равил Бикбаев Мөселман зиратында җирләнде.
Читайте нас: