Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 2019 елда Җиңү көнен бәйрәм итү турындагы карарга кул куйды.
Документка ярашлы, Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар исемлегендә – 8 майда “Башкортостан” концерт залында үтәчәк концерт, 9 майда Җиңү паркы мемориаль комплексында чәчәкләр салу бар.
Шәһәр районнарына, шулай ук, обелиск, һәйкәлләргә чәчәкләр салуны, “Үлемсез полк”ның парадын оештыру кушылган.