Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 апрель 2019, 17:21

Уҗымнарны яңадан чәчәрләрме?

Башкортстанда барлыгы 430 мең гектар уҗымнарның 74,4 мең гектар өлешенә (17,2%) яңадан чәчү куркынычы яный. Якынча 170 мең гектар уҗымнарны яңадан чәчү планлаштырыла. Бу 0,5 миллион тонна юагалган уңыш, яисә 6 миллиард акча дигән сүз, дип белдерде республика хөкүмәте вице-премьеры вазифасын башкаручы – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

“Бүген без уҗым культуралары буенча җитди хәлне күзәтәбез. Кыш чагыштырмача җылы, һәм апрельдә башта +20гә кадәр җылыту, ә аннары төнлә термометр баганаларының -12 градуска кадәр кинәт төшүе Башкортстанның берничә районнарында уҗымнарның шактый өлешен һәлак булуга китерде”, - диде хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Илшат Фазрахманов.
Якынча мәгълүматлар буенча, төбәктә 10нан алып 30 процентка кадәр уҗым культуралары зыян күргән.
Читайте нас: