Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 апрель 2019, 01:09

“Без бергә яхшырак булдырабыз!”

Бүген, 17 апрельдә башкалабыз Уфаның “Башкортостан” дәүләт концертлар залында Башкортстанда Татарстан көннәрен ачу тантанасы үтте. Чарада Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.

- Бүгенге кичә ике тугандаш халыкларның ныклы дуслыгына багышланган. Күп гасырлар дәвамында ата-бабаларыбыз үзләренең фидакарь хезмәте белән халыкларның туганлыгы Ватаныбыз иминлегенең ныклы нигезе булуын дәлилләделәр. Бүген безнең республикада миллионлаган татар халкы яши — бу бик матур сан. Һәм алар уртак йортыбыз – Башкортстанда - үзләрен бик яхшы хис итәләр. Бу Татарстаннан читтә булган иң зур татар диаспорасы, -- диде Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров Рөстәм Миңнехановка Татарстандагы башкортлар диаспорасына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Башкортстан җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада тарихи тамырларны, татар халкының традицияләрен, телен саклап калу өчен барысы да эшләнә --татар телендә китаплар, гәзитләр басыла, мәктәпләрдә балалар татар телен өйрәнә, ике татар театры эшләп килә. Иртәгә Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак, хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелачак.
- Дөньяда башкорт белән татардан да якынрак дуслар юк. Без бергә яхшырак булдырабыз! -- диде Радий Хәбиров ике тугандаш республиканың дустанә мөнәсәбәтләрен билгеләп.
Читайте нас: