Уфа-Дим метеостанциясендә 18 апрель төнендә һава температурасының абсолют минимумы теркәлгән. Термометр баганалары -9,9 градуска кадәр түбән төшкән. Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, моңа кадәр сугыштан соңгы 1946 елда 18 апрельдә һаваның иң түбән температурасы күзәтелә (-9,5).
Уфа-Аэропорт метеостанциясендә узган төнне һава температурасы -10,2 градус тәшкил итә. Башкортстан буенча һава температурасы -6...-13 градуска кадәр төште.
Шулай, кадерле дуслар, кышкы киемнәрегезне алып куярга ашыкмагыз!