Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 апрель 2019, 11:41

Җылытырга ашыкмый әле

Төбәккә арктик циклон килү сәбәпле, Башкортстанда суыту дәвам итә. Җылыга ияләшеп кенә киткән идек, ләкин әле шактый салкынайтты. Узган ял көннәрендә һава температурасы түбәнәйде, ә кайсыбер районнарга бөтенләй кыш килде.

Төбәккә арктик циклон килү сәбәпле, Башкортстанда суыту дәвам итә.
Җылыга ияләшеп кенә киткән идек, ләкин әле шактый салкынайтты. Узган ял көннәрендә һава температурасы түбәнәйде, ә кайсыбер районнарга бөтенләй кыш килде. Кичә төнлә Уфада да кар явып үтте. Бүген, 17 апрельдә, көндез шулай ук урыны-урыны белән юеш кар явуы көтелә. Юлларда кайсыбер урыннарда бозлавык. Һава температурасы нибары - 2, +3 градус.
18 һәм 19 апрельдә явым-төшем көтелми, әмма шулай ук салкын булачак: төнлә -4, -9, аерым районнарда һава температурасы 14 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез нибары +4, +9 градус җылы булмакчы.
Берүк җылы киенеп йөрегез, дуслар. Ыспай өшемәс, калтырар дип борынгылар юкка әйтмәгән.
Читайте нас: