Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 апрель 2019, 16:06

Уфада Татарстан республикасы көннәре ачылды

Ут күршебез булган Татарстаннан президентлары Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә биш йөзгә якын кунак килүен көтәбез. Эшлекле һәм мәдәни чараларда катнашачак алар. Кунакларның күбесе - галимнәр, артистлар кичә үк килеп кунакханәләргә урнашты. Салават Фәтхетдиновны кунакханә ишеге төбендә үк очратып, сәламләп үттем, ә концерт костюмнарын кулбашына биштәрләп салган Рияз Фасыйховны лифтка ашыккан мәлендә күреп калдым. Татарстанның бөтен “каймагы” килде безгә. Димәк, чаралар дәрәҗәле үтәчәк.Кичә кич үк “Мәрьям Солтанова –Акчурина исемендәге” дискуссия клубында Ш.Мәрҗани исемендәге тарих Институты галимнәре белән җылы очрашу узды.

Ут күршебез булган Татарстаннан президентлары Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә биш йөзгә якын кунак килүен көтәбез. Эшлекле һәм мәдәни чараларда катнашачак алар. Кунакларның күбесе - галимнәр, артистлар кичә үк килеп кунакханәләргә урнашты. Салават Фәтхетдиновны кунакханә ишеге төбендә үк очратып, сәламләп үттем, ә концерт костюмнарын кулбашына биштәрләп салган Раяз Фасыйховны лифтка ашыккан мәлендә күреп калдым. Татарстанның бөтен “каймагы” килде безгә. Димәк, чаралар дәрәҗәле үтәчәк.
Кичә кич үк “Мәрьям Солтанова –Акчурина исемендәге” дискуссия клубында Ш.Мәрҗани исемендәге тарих Институты галимнәре белән җылы очрашу узды.
Ә бүген рәсми чаралар башланды.
Башкортстанда Татарстан көннәре ике республиканың Фәннәр академияләре президиумнарының берлектәге утырышы белән ачылды.
Чара кысаларында Уфаның 65 һәм 84 санлы татар гимназияләрендә бер-бер артлы очрашулар дәвам итә. Язучылар берлегендә очрашу башланырга тора.
Уфада ике көн дәвамында бик истәлекле, эшлекле, икътисади, мәдәни, спорт һәм тарихи чаралар оештырылачак. Мөгаен, иң истәлеклесе иртәгә булыр. 18 апрельдә, иртәнге сигездә, Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Анда ике республика җитәкчесе – ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм БР башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров катнашачак.
Шулай ук иртәгә Уфада «Башкортстан Республикасы Милли музее фондларыннан татар милли киемнәре һәм декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре коллекциясе» дигән күргәзмә ачылачак.
Күргәзмәдә милли кием-салым, ир-атлар һәм хатын-кызлар баш киемнәре, бизәкле аяк киеме, татар милли бизәнү әйберләре урын алачак. Мондый күргәзмә беренче тапкыр тәкъдим ителә.
Күргәзмә проекты музей коллекцияләре мисалында чигү, туку техникасы, аяк киемнәре эшләү, зәркән сәнгате турында белү мөмкинлеге бирәчәк һәм XIX — XX гасыр татар милли киемнәрендә чагылыш тапкан матурлык идеалларын күрсәтәчәк.
Читайте нас: