Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 апрель 2019, 15:18

Бездә яңа рәис

Русия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән Башкортстан Югары Суды рәисе итеп Земфира Латыйпованы тәгаенләде.

Русия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән Башкортстан Югары Суды рәисе итеп Земфира Латыйпованы тәгаенләде.
Земфира Латыйпова суд системасында 1982 елдан бирле эшли. 1988 елдан алып - Башкортстан Югары Суды судьясы. 2009 елда Башкортстан Югары Суды рәисе урынбасары вазифасына тәгаенләнгән.
2018 елның сентябреннән, Башкортстан Югары Суды рәисе Михаил Тарасенко гомум юрисдикциянең бишенче кассацион суды рәисе вазифасына тәгаенләнгәч, вакытлыча аның вазифасын биләде.
Читайте нас: